Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак.Нәүрүз сые

Баланлы авыл җирлегендә узган Нәүрүз бәйрәмендә Гөлүсә апа Гәрәева халыкны “Ходай наны” дип аталучы камыр ризыгы белән сыйлады. Казахчадан ул “Алла ипие” дип тәрҗемә ителә икән. 

Гөлүсә апаның әнисе Саҗидә апа – Торыш кызы. Актаныш егете Фаил белән гаилә корып, 1953 елда алар чирәм җирләрне үзләштерергә Казахстанга киткәннәр, 8 балага гомер бүләк иткәннәр. Өлкән кызлары Гөлүсә апаның Мөслимгә кайтып төпләнүенә – 21 ел. 
– “Ходай наны” дип аталучы ризыкны Казахстанда Нәүрүз бәйрәменә әзерлиләр. Яхшы хәбәр ишеткәндә дә, әти-әни рухына дога кылдырасым килсә дә, шушы ризыкны әзерләп, күршеләремә таратам, – ди ул. 
Әлеге чәй тәменең рецепты бик гади. Тирән тәлинкә алабыз да “бисмилла” әйтеп эш башлыйбыз. Тәлинкәгә 1 литр чамасы җылымса су салабыз, 1 аш калагы тоз, тиз тәэсир итүче чүпрә (дрожжи) өстибез. Шуңа 1 аш калагы шикәр комы кушып, он салып болгатабыз да, өстен каплап, җылы урынга куябыз. 20 минуттан камыр кабарып менәчәк. Әзер камырдан җәймә җәеп, 4-5 сантиметр зурлыгында шакмак формасында фигуралар кисәбез һәм майлы табада йөздереп кыздырабыз. Тәмле дә, туклыклы да! 
Казахстанда исә әлеге ризыкны таба зурлыгында түгәрәк формасында пешерәләр икән. “Җәемнәр саны җиде данәдән дә ким булмаска тиеш”, – ди Гөлүсә апа. 

Фото – Г. Гәрәеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев