Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Рәисәдән – тәбикмәк

Тойгелде авылында гомер итүче Рәисә апа Абдуллина аш-суга бик оста. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлектә дә әллә нинди тәмле камыр ризыклары пешерә райондашыбыз. Сезгә аның бик тәмле тәбикмәк рецептын тәкъдим итәбез. 

Кирәкле ингредиентлар: 700 грамм җылытылган сөт, ике чәй калагы тоз, ике аш калагы шикәр комы, кирәгенчә он, ике йомырка, чәй содасы, лимон кислотасы. 

Әзерләү тәртибе: 
- сөтне талгын утта бераз гына җылытып алабыз (сөт кайнар булырга тиеш түгел). 
- Җылы сөткә шикәр комы, тоз, он салып, куе камыр ясыйбыз. 
- Камыр өстенә ике йомырка салабыз һәм әйбәтләп болгатабыз. 
- Аннары өстенә ярты стакан кайнар суда эретелгән лимон кислотасы өстәп, шулай ук болгатабыз. 
- Ярты стакан кайнар суда эретелгән бер бал калагы чәй содасын камырга салып күпертәбез. 

Тәбикмәк камыры әзер. Майлы табада пешкән тәбикмәк йомшак, әчкелтем булуы белән аерылып тора. 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты аш су тәбикмәк