Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: баллы торт рецепты

Камыр өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы эретелгән акмай, 2 чәй калагы сода алабыз һәм шуны "су мунчасында” шикәр комы эреп беткәнче тотабыз, аннан соң суытабыз.

– Баллы тортны кем генә яратмый икән?! Мин дә яратып пешерәм аны. Сезгә дә өйрәтим әле, – ди веб-редакторыбыз Ләйсән Әхмәтова. Камыр өчен 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы эретелгән акмай, 2 чәй калагы сода алабыз һәм шуны "су мунчасында” шикәр комы эреп беткәнче тотабыз, аннан соң суытабыз. Суыткач, 3-4 стакан он кушып, камыр басабыз. Җәймәләрнең кырыйлары тигез чыксын өчен, мин аларны онланган пергамент кәгазе өстендә җәям.

Кремны болай әзерлим: рецептта күрсәтелгәнчә, 1 литр сөтне, 2 йомырканы, 1 стакан шикәр комын, бер кап ванилинны һәм 6-7 аш кашыгы онны башта яхшылап болгатам һәм шуннан соң гына газ өстенә утыртам. Крем куергач, шуңа бер кап акмай салып болгатам да, суытырга куям. Ул сап-салкын булгач кына җәймәләр өстенә ягам. Өстен иттарткычтан үткәргән вакланган камыр калдыклары белән бизим. Торт тора-тора тәмләнә һәм йомшара. Сез дә пешереп карагыз әле!

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев