Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмле бәрәңге

Авылда бәрәңге күп ашала, төп ризык дип әйтсәң дә була. Ә менә шәһәр җирендә соңгы елларда, бәрәңге ашамый башладым, буш ризык бит ул, тазарта, бернинди файдасы юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Авылда бәрәңге күп ашала, төп ризык дип әйтсәң дә була. Ә менә шәһәр җирендә соңгы елларда, бәрәңге ашамый башладым, буш ризык бит ул, тазарта, бернинди файдасы юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин бу алай түгел, бәрәңге дә файда­лы, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк. Тик шуны онытмагыз: көн саен кызган бәрәңге ашау, бигрәк тә кичке якта, гәүдә авырлы­гын арттырачак.

*Ашказаны авыртканда бә­рәңге крахмалы файдалы, ул әлеге әгъза стенасын тынычлан­дыра, авыртуны тиз баса. Ашка­заны өчен бәрәңге пешкән су да бик сихәтле. Ашказаны җәрә­хәте, уникеилле эчәк авырулары вакытында бәрәңгене тозсыз пешерәләр, суын керамик са­вытка сөзәләр. Шуны көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

*Бәрәңгедә калий бик күп, ул - йөрәк авыруы сәбәпле килеп чыккан шешенүдән әйбәт дәва. Артерия кан басымы югары бул­ганнарга, йөрәге җиткелекле эшләмәгәннәргә көн Саен уртача зурлыктагы 2-3 пешкән бәрәңге ашарга киңәш ителә, ләкин тоз кулланмагыз. Кабыклы бәрәңге йөрәкне калийга баета, орга­низмнан артык сыеклыкны чыга­рырга ярдәм итә.

*Бәрәңгедә С витамины күп. Бәрәңгене ярып пешерергә җы­енасыз икән, башта суны кайна­тып чыгарыгыз, аннан соң гына салыгыз. Салкын суга салып пешергәндә бәрәңгедәге С вита­мины 50 процентка кими. Кай­нар суда 20 проценты гына юга­ла. Савытка суны күп агызмагыз, бәрәңге күмелерлек кенә бул­сын. Пешкән бәрәңгене шунда ук ашагыз, суынгач тәме, файдасы да юк.

*Иң файдалы бәрәңге - кабы­гы белән мичтә пешкәне, аны икенче төрле чикмәнле бәрәңге дип тә атыйлар. Атнага 1-2 мәртәбә булса да, чикмәнле бәрәңге ашауны гадәткә кертегез.

*Йомшарып, бөрешеп бет­кән, үргән, эче каралган яки ка­быгы күгәрә башлаган бәрәңге­не ашарга ярамый. Кояшта тор­ганлыктан, яшелләнә башлаган бәрәңгене дә кызганмыйча таш­лагыз. Анда бавыр өчен бик зы­янлы булган соланин матдәсе туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге