Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Минем депутат» онлайн-сервисы тәкъдим ителде

16 июль көнне, «Бердәм Россия» партиясенең республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсендәге сайлау берләшмәсе вәкилләренең матбугат конференциясе узды. Бердәмроссиялеләр партиянең сайлаучыларның тавышлары өчен ничек көрәшергә җыенуы турында сөйләделәр, шулай ук «МИНЕМ ДЕПУТАТ» дигән яңа онлайн-сервисның эшли башлавы турында игълан иттеләр.

16 июль көнне, «Бердәм Россия» партиясенең республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсендәге сайлау берләшмәсе вәкилләренең матбугат конференциясе узды. Бердәмроссиялеләр партиянең сайлаучыларның тавышлары өчен ничек көрәшергә җыенуы турында сөйләделәр, шулай ук «МИНЕМ ДЕПУТАТ» дигән яңа онлайн-сервисның эшли башлавы турында игълан иттеләр.

Матбугат конференциясендә «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов журналистларга сишәмбе көнне эшли башлаган «МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» интернет-сервисын тәкъдим итте.

 Сайтта агымдагы сайлаулардагы «Бердәм Россия»нең һәр кандидатының шәхси битләре тәкъдим ителә. Проектның идеясе - теләсә кайсы кулланучыга наказларын аның өчен уңайлы булган уңайлы форматта, телефон, сайт яки мессенджер аша җибәрү мөмкинлеген тудыру.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, наказларны һәм мөрәҗәгатьләрне конкрет кандидатлар адресына калдырырга мөмкин. Ягъни, 96 кандидатның теләсә кайсына үз тәкъдимнәреңне һәм теләкләреңне юллап була. Мөрәҗәгатьләрне кабул итү буенча колл-үзәк аша түләүсез линия: 8 (800) 201-1600 буенча башкарыла. Шул ук вакытта «Бердәм Россия» кандидатлары чират буенча «кайнар линия» дә 9:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр катнаша.  Алар билгеләнгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу өчен наказлар калдырган татарстанлыларга үзләре шалтыратачак.

 

Фракция җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый эш форматы шәхси җаваплылык һәм халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.

– Бу сайлау алды проекты түгел, – дип шәрехләде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев. - Бу идея узган елда ук , без кабул итү бүлмәләренең эш сыйфатын анализлаган вакытта барлыкка ктилгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев