Татарстанның 755 авылында Интернет барлыкка киләчәк
Россия цифрлы үсеш министрлыгы Интернет һәм кәрәзле элемтә үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың барлык 43 районыннан 755 авыл һәм авыл кергән.
Бу авылларда интернетка тоташтыру «Элемтә турында»Федераль закон кысаларында узачак. Аның нигезендә, 100 дән 500 гә кадәр кеше яши торган торак пунктлар Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.
Моннан тыш, Татарстанның сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.
Әлки районы-Иске Тахтала авылы;
Баулы районы-Удмурт Ташлы авылы;
Бөгелмә районы-Ключи авылы;
Кукмара районы-Югары Шунь авылы;
Нурлат районы-Елаур авылы, Яңа Тумба авылы, Чуаш Тимерлеге авылы;
Тәтеш районы-Монастырское авылы.
Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә 2 389 авылны кәрәзле элемтә белән тәэмин итү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев