Татарстанлыларны финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә чакыралар
Теләге булган һәр кеше 2020 елның 7-16 декабрендә финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетының сорауларына җавап биреп, үзенең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяли алачак.
Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне тулыландыру өчен шәхси киңәшләр ала алачаклар.
Зачет ике өлешкә бүленгән. Гражданнар өчен кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү турындагы сораулардан тыш, эшмәкәрләр өчен дә аерым биремнәр бар. Шул ук вакытта кыенлык дәрәҗәсен сайларга була: база яки алга киткән.
30 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар исемле сертификат алачак.
Зачет узу вакыты-бер сәгать.
Зачетны оештыручылар - Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Онлайн-зачет өченче тапкыр үткәрелә. 2018 һәм 2019 елларда анда ярты миллионнан артык катнашучы катнашты, шул исәптән чит илләрдән.
Тулырак мәгълүмат: https://www.finzachet.ru/
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте
Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев