Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә балалар автокресло ярдәмендә исән калган

Татарстан ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны үз балалар ының куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан бала автокресло ярдәмендә исән-сау калган. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.

5 гыйнварда Казан-Шәмәрдән автоюлының 57 нче чакрымында җитди авария булды. «Рено» руле артындагы хатын-кыз машина белән идарә итә алмыйча кюветка төшә. Авария вакытында автода ике кечкенә бала — бер һәм алты яшьлек балар автокреслода булган. Бу кечкенә пассажирларның гомерен саклап калырга ярдәм итте.
5 гыйнварда Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 49 нчы чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. «Шевроле» шоферы каршы чыгып, «Тойота» белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә «Шевроле» пассажиры шунда ук һәлак булган, тагын өч кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала зыян күргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала куркынычсызлык каешларын эләктергән, бу аңа тормышны саклап калырга ярдәм иткән.
Узган ел Татарстанда юллардагы аварияләрдә 9 бала һәлак булган. 2021 елның биш көнендә генә дә республикада балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 пассажир-бала зыян күргән.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус автокреслоларда йөртергә киңәш итә. Бу сабыйларны җитди имгәнүләрдән саклап калырга ярдәм итәчәк.
Татарстан ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев