Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Авыру тарала башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7584 тапкыр куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган, бөтенесе дә башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә. 

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр штабта. 

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, авырулар арасында 80 яштән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә. Биредә 20 кеше инфекция эләктергән. Калган муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Чаллы шәһәре әйдәп бара, анда ике очрак ачыкланган. 

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7 мең 584 очрагы теркәлгән, 6 мең 381 пациент (шуларның бишесе – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев