Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы ачыкланган

14 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлде. Аларның 1се читтән килгән, калган 28е контакт юл белән йоктырылган.

«14 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 14, Чаллыда 4, Лениногорск районында 3, Сарман районында 2, Балтач, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

2 июньгә Татарстанда коронавирусның 21 543 очрагы теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 18 602 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 58 кеше терелгән.

Барлыгы 371 870 кешегә вакцина ясалган (тәүлеклек үсеш — 7 003), алар арасыннан 265 842 кеше икенче прививка алган.

Вакцинациягә язылу ысуллары:

Россия дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталы;
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы;
112 бердәм номеры;
Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;
Поликлиникага мөрәҗәгать итеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев