Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан льготачылары 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу формасын сайларга тиеш

Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготачылар әлеге хезмәтләрнең вариантын сайлый ала: натураль рәвештә яки акчалата эквивалентта.

Хезмәт күрсәтү исемлегенә дарулар белән тәэмин итү, санаторийларга юллама алу, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү керә.
Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк. Әлеге хезмәт җыелмасының акчалата эквиваленты ел саен индексацияләнә.

Акча файдасына сайлаучылар, ташламалы дарулар кирәк булган очракта, аларны мөстәкыйль рәвештә үз акчасына сатып алачак. Хезмәтләрне натураль рәвештә сайлап алган очракта, дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре дә, бушлай биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев