Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тантаналы чарада катнаштылар

2021 елның 25 мартында Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың барлык фермерларын 30 еллык юбилее белән чын күңелдән котлады һәм катлаулы һәм мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барлык башлангычларда да уңышлар теләде.

Кукмара, Нурлат, Зәй, Спас, Мөслим, Минзәлә, Лаеш районнары фермерлары ит һәм сөт продукциясе, казылык әйберләре, сырлар, ярымфабрикатлар, туңдырылган җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, бал, икмәк-күмәч әйберләре тәкъдим итте.

Күргәзмәдә шулай ук Мөслим районыннан «Агро Лидер» кош-кортыннан Ирек Хәмәдишинның продукциясе тәкъдим ителде, аның татар казы «Россия тәме» төбәк брендлары конкурсында «тәмле янәшәдә»номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев