Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таләпләр үтәлергә тиеш!

Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе терлек һәм кош-кортларда кош гриппы, инфекцияле бронхит, африка чумасы, ящур, бруцеллез, нодуляр дерматит, туберкулез кебек йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы зур булуы турында хәбәр итә.

Йогышлы авырулар терлек һәм кош-кортны асраганда, реализацияләгәндә гади генә ветеринария таләпләрен үтәмәү сәбәпле чыга. Терлекләрне, кош-кортны, терлекчелек продукциясен реализацияләгәндә, күчереп йөрткәндә ветеринария белешмәләре, таныклыклары булырга тиеш. Аларда үткәрелгән вакцинация чаралары, лаборатор тикшерүләр күрсәтелә.

Республика районнарында һәр елны үткәрелүче көзге чаралар башланды. Әлеге чаралар йогышлы авыруларны кисәтүгә, ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән. Профилактик вакцинацияләү, кан алу төп чаралар булып тора һәм алар милекнең бөтен төрендәге терлек хуҗалары өчен мәҗбүри. “Ветеринария турында”гы Россия Федерациясе Законының (№4979-1, 14.05.1193 ел) 18 маддәсе нигезендә мал хуҗалары РФ Дәүләт ветеринария хезмәте системасына керүче оешма һәм органнарның вәкаләтле затлары булган ветеринария белгечләренә аларның таләбе буенча терлекләрен күрсәтергә, әлеге белгечләргә терлек, кош-кортның кинәт яисә күпләп үлүе, аларның үз-үзләрен гадәттән тыш тотуы хакында хәбәр итәргә; авыруларны кисәтү буенча үткәрелүче чараларны үтәргә бурычлы.

Үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.

Эвелина Лотфуллина,

ветеринар чиге контроль бүлеге дәүләт инспекторы.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев