Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Скандинавча йөрү буенча республика фестивале узды

Безнең Мөслим данын 14 кешелек команда яклады.

Яр Чаллы шәһәренең Кызыл тау мәдәният үзәге территориясендә скандинавча йөрү буенча республика фестивале узды. Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан республика буенча региональ бүлеге һәм Россия Пенсия фонды оештырган республика фестиваленә Татарстанның 25 районыннан 600гә якын скандинавчы килгән иде. Безнең Мөслим данын 14 кешелек команда яклады. Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриев ир-атлар арасында үзенең яшь категориясендә әлеге бәйгедә икенче урынны яулады. “Трассага һәм яшь категорияләренә карап, оештыручылар 30 призлы урын караган иде. Бүләккә спорт кораллары: йөрү таяклары, теннис туплары, массажерлар бирелде”, –  ди райондашыбыз. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар Союзының төбәк бүлеге рәисе Л.Мишина Мөслим районы командасын фестивальдә актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләде.

Фото – http://muslumovo.tatarstan.ru/tat/foto.htm/photoreport/5634487.htm алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скандинавская ходьба скандинавча йөрү