Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси хуҗалыкка ярдәм

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру дәвам итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга, савым сыерлары, кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗәләр асраучыларга, савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр бирә. 2019 елда ул – бердәм субсидия.
ТР Министрлар кабинетының  2019 нчы  елның 12 февралендәге “Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2018 нче елның 26 гыйнварындагы “Татарстан Республикасы бюджеты хисабына агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында”гы 42 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы 98 санлы карары нигезендә субсидиянең ставкалары расланды. Бер савым сыерына – 2300 сум, ике сыерга – бер башка 3300 сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга бер башка 4300 сум биреләчәк. Кәҗәләр өчен бер башка 500 сум хисабыннан түләнәчәк. Ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр беренчел исәп документлары белән расланган шәхси ярдәмче хуҗалыкның факттагы чыгымнары турындагы мәгълүматлар нигезендә бирелә.  
Документлар җыюны оптимальләштерү һәм савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә тапшырылучы документлар санын киметү максатында җирле үзидарә органына 1 баш сыер өчен 500 сум күләмендә 100 % алдан түләү каралган хезмәт күрсәтү килешүе генә тапшырыла. Бу суммадан 300 сум субсидия рәвешендә каплана.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев