Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым турында кызыктырган сорауларга җавап

Салым түләү, салым түләү турындагы белдерү кәгазьләре белән бәйле иң еш бирелүче сорауларга ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясенең РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы советнигы Ленар Фәссәхетдинов җавап бирә. 

Салым түләү, салым түләү турындагы белдерү кәгазьләре белән бәйле иң еш бирелүче сорауларга ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясенең РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы советнигы Ленар Фәссәхетдинов җавап бирә. 
– Салым түләү өчен белдерү кәгазе алмадым. Миңа нәрсә эшләргә? 
– Почта белән китерелмәү, салым суммасы 100 сумнан кимрәк булу, бу чор өчен түлисе булмау белдерү кәгазен алмауның төп сәбәпләре булып тора. “Салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан файдаланучыларга салым турында белдерү кәгазе электрон рәвештә җибәрелә. 
Белдерү кәгазен алу өчен логин/пароль ярдәмендә яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы теркәү язуы (ул идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасының авторлаштыру үзәкләрендә шәхсән расланган булырга тиеш) ярдәмендә үзеңнең “Шәхси кабинет”ыңа керергә кирәк. “Шәхси кабинет”ыгыз булмаса, салым кәгазен теләсә кайсы салым инспекциясеннән алырга мөмкин. 
Россия Федерациясе Салым кодексының 52 маддәсе нигезендә салым суммасы 100 сумнан ким булган очракта салым турында белдерү кәгазе җибәрелми. Кәгазь киләсе елда (100 сумнан арткан очракта) яисә (100 сумнан ким булганда) өч ел өчен киләчәк. 
Инспекциягә теркәү органнарыннан мәгълүмат кермәгән очракта сумма исәпләнмәскә дә мөмкин. Салым түләүче бу хакта бер тапкыр хәбәр итәргә бурычлы. 
– Салым түләү кәгазен югалткан очракта нәрсә эшләргә? 
– Салым түләү турындагы белдерү кәгазен “Салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан алу – иң уңайлы ысул. Моның өчен салым хезмәте сайтында шәхси кабинетыңны ачарга кирәк. 
Шәхси кабинетны ачу өчен яшәү урынына һәм исәпкә куелган урынга бәйсез рәвештә теләсә кайсы федераль салым хезмәте инспекциясеннән теркәү картасы алырга кирәк, анда логин һәм пароль күрсәтелә. 
Шәхси кабинетны шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы шәхси расланган теркәү язуы ярдәмендә ачарга мөмкин. 
Салым түләү турындагы белдерү кәгазен югалткан очракта аны теләсә кайсы салым инспекциясеннән кабат алырга була. 
– Ни өчен салым турындагы белдерү кәгазен минем туганнарыма тапшырмыйлар? 
– Белдерү кәгазендәге мәгълүмат салым сере булып тора. Россия Федерациясе Салым кодексының 102 маддәсе нигезендә салым сере өченче затларга тапшырылмый. Шул сәбәпле салым кәгазен дә салым түләүче үзе алырга тиеш. 
Вәкаләтле вәкилләр искәрмә булып тора. Балигъ булмаган балаларның салым кәгазен – ата-аналары, башкаларныкын рәсми ышаныч кәгазе булучылар ала. Димәк, салым кәгазен алу өчен салым түләүченең туганнарының моңа вәкаләтләре булырга тиеш. 
Исегезгә төшерәбез, салым кәгазен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан да алырга мөмкин. 
– Салым кәгазе алдым. Анда беркайчан да минеке булмаган объектка салым түләү кирәклеге хакында белдерелгән. Мондый очракта миңа нәрсә эшләргә? 
– Салым органына әлеге мәгълүматны аныкларга кирәк булачак. Моның өчен салым түләүчегә ирекле формада гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы белдерү кәгазендә (саны һәм датасы) һәм нинди объект буенча дөрес булмаган мәгълүмат язылганын күрсәтергә кирәк. Җир участогы яисә күчемсез милек буенча мәгълүмат аныкланган очракта гаризада аның тулы адресы һәм кадастр саны күрсәтелә. Транспорт чарасы буенча мәгълүмат аныкланган очракта гаризада аның теркәү санын күрсәтергә кирәк. 
Гаризаны салым органына үзегезгә уңайлы ысул белән җибәрергә мөмкин. 
– Салым түләү турында белдерү кәгазе алдым. Анда минем объект буенча салым исәпләнмәгән. Бу очракта нәрсә эшләргә? 
– Теркәү органнарыннан милеккә хокук барлыкка килү турында мәгълүмат кермәсә, милек салымы буенча исәпләүләр булмаска да мөмкин. Салым түләүче бу хакта салым органына бер тапкыр хәбәр итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев