Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: котыру авыруы!

Яңа Усы авылында шәхси хуҗалыкка кергән төлке эт белән сугыша. Төлкене атып үтерәләр һәм тикшерү өчен район ветеринария берләшмәсенә җибәрәләр. Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән анализ төлкедә котыру авыруы булуын күрсәтә. Яңа Усы авылында тиешле ветеринария чаралары үткәрелде.

Котыру – кеше һәм күпчелек хайваннар өчен куркыныч авыру. Аның вирусы авыру хайванның селәгәендә, күз яшендә, сидегендә була. Авыру котырган хайван тешләгәндә, аның селәгәе аша йогарга мөмкин. 
Котыру авыруы йоктырган кыргый хайваннар саклану инстинктын югалта. Йорт хайваннары исә чамадан тыш иркә, куркак яисә йокы яратучанга әйләнә. Хуҗаны тыңламыйлар, туфрак, башка ят әйберләр ашарга мөмкиннәр. Котырган хайванның селәгәе ага, ул коса, ашаганда тончыга, тигезлекне саклый алмый, алпан-тилпән йөри. Еш кына аскы теш казнасы параличы күзәтелә, ул асылынып төшә. 
Йорт хайванын чит хайван тешләсә яисә анда котыру авыруына охшаган билгеләр күренсә, хайван агрессив булса, аны аерып ябып куегыз һәм ветеринария белгече чакырыгыз. 
Чит эт яисә песи тешләсә, хуҗасын белергә тырышыгыз. Медицина һәм ветеринария учреждениеләренә мөрәҗәгать итегез. Хайванның котырган булуы ачыкланса, тешләнгән кешегә вакцина ясала. 
Әлеге авыруны кисәтү максатында ел саен ветеринария хезмәте этләргә һәм песиләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясый. Әмма моның мөһимлеген бөтен кеше дә аңлап җиткерми әле. Йорт һәм кыргый хайваннарга игътибарлы булыгыз. Белешмәләр өчен телефон: 2-47-30. 
Район ветеринария берләшмәсе. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев