Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Президент Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Ул барлык саклык чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды.  Ул РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде. Бу хакта «ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты бинасында тавыш бирә.

«Президент Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Ул барлык саклык чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте», — дип билгеләп үтте Галимова.

Татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән масштаблы программалар гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан-күп күрсәткечләр буенча лидер төбәк. Россия Конституциясенә төзәтмәләр дә булган казанышларны ныгыталар. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарның һәркемгә дә уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәмен, социаль яклануын тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр зур әһәмияткә ия булды.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/25-06-2020/minnihanov-progolosoval-po-popravkam-k-konstitutsii-na-blizhayshem-uchastke-ot-kremlya-5752011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев