Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар иҗатка тартыла

Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар төрле бүлекләрдә шөгыльләнә: фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары, рәсем, җыр һәм хореография сәнгате бүлекләре.

Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар төрле бүлекләрдә шөгыльләнә: фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары, рәсем, җыр һәм хореография сәнгате бүлекләре. Рәсем сәнгате бүлегендә 2018-2019 нчы уку елында барлыгы 119 бала белем ала. Алар укытучылар Рәмзия Батырова, Гөлназ Талыйпова, Илшат Ибраһимов, Эльмира Галиева җитәкчелегендә живопись, әвәләү, декоратив-гамәли сәнгать үзенчәлекләренә төшенә. Уку елы башлануга әле нибары 1 ай вакыт кына узуга карамастан, укучылар инде төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде. Сезнең игътибарга тәкъдим ителүче фотосурәтләрдә рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балаларның сентябрь ае дәвамында иҗат иткән иң яхшы эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев