Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рәхмәт,әнием!" конкурсына килгән тагын бер язма белән танышабыз

Чын күңелдән дәү әбиебезгә, безгә шундый әниебезне бүләк иткән очен, рәхмәт әйтәсе килә!

Фотода – безнең әни хәм дәү әниебез!

Чын күңелдән дәү әбиебезгә Сәлахова Сания Миңнегәрәй кызына, безгә шундый әниебезне бүләк иткән очен, рәхмәт әйтәсе килә!

Беләсезме, безнең әни Халисә Леонтьева (Сәлахова), ул бик сокландыргыч кеше, чөнки ул бу илгә зур игелек китергән. Инде утыз елдан артык балалар бакчасында эшләп, хәзер дә балаларга шатлык китерә! Ул бик зур күңел, купме балалар очен икенче әни булып эшли! Әниләр көне, чын мәгънәсендә, безнең әниебезнең көне!

Рәхмәт, әни! Син күпләргә үрнәк булырлык, әти белән ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстерден. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп

яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәт әйтәбез. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер- хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сина! Без, апаем белән,  сиңа бик зур рәхмәт  әйтәбез!

 Балаларың Лилия, Диләрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев