Районыбызда "Игътибар: балалар!" операциясе бара
20 августтан 9 сентябрьгә кадәр юлларда "Игътибар: балалар!" операциясе бара. Аның барышында юлларда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус утыргычларда йөртүе, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуы аеруча контрольгә алына.
20 августтан 9 сентябрьгә кадәр юлларда "Игътибар: балалар!" операциясе бара. Аның барышында юлларда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве, машина йөртүчеләрнең балаларны махсус утыргычларда йөртүе, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуы аеруча контрольгә алына. Җәяүлеләр кичүеннән дөрес чыкмаган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган бүгенге көнгәчә 16 балага карточкалар төзелгән. Бу карточкалар бала укыган мәктәпләргә җибәрелгән. Мәктәп дирекциясе бу укучыларның әти-әниләрен чакырып, аңлату эшләре үткәрәчәк. Балаларын машинада махсус утыргычлардан башка йөрткән 7 шоферга административ беркетмәләр язылып, һәрберсе өчәр мең сум күләмендә штрафка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев