Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбызның 64 проценты сайларга өлгергән

Республика Президенты һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлауның төп көненә кадәр сайлаучыларның күп өлеше алдан тавыш бирергә өлгергән иде.

Халыкка уңайлык тудыру максатында күпфатирлы йортлар ишегалларында күчмә сайлау пунктлары эшләде. Сайлау участогына килә алмаучылар һәм өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып сайлату оештырылды.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда 11, 12 сентябрь көннәрендә сайлаучыларның 58 проценты гражданлык бурычын үтәгән. Тавыш бирүнең төп көнендә дә сайлау участокларында активлык күзәтелә. Көндезге 10.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүне дә кертеп, райондашларыбызның 64 проценты сайларга өлгергән.

Әлфинур Ногманова.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев