Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район хастаханәсенә яңа белгечләр кайтты

Август аенда гына да хастаханәгә  уку йортларын тәмамлап 4 белгеч эшли башлады.

Район хастаханәсе яңа белгечләр һәм шәфкат туташлары белән тулыландырылды. Август аенда гына да хастаханәгә  уку йортларын тәмамлап 4 белгеч эшли башлады. Алар:

1. Хаҗиева Гүзәл Хәмит кызы, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.  2018 елның 15 августыннан  табиб-участок терапевты булып эшкә кереште. Тумышы белән Сарман районыннан.

2. Мәһдиева Гүзәл Инсаф кызы, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.  2018 елның 16 августыннан  табиб-участок терапевты булып эшкә кереште. Максатчан юнәлеш буенча укыган. Ул Мөслимдә туып үскән – үзебезнеке.

3. Шиһапова Ландыш Тәлгат кызы, Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган. 2018 елның 1 августыннан балалар булегенә шәфкать туташы булып эшкә урнашты.

4. Галаветдинова Галина Альбер кызы, Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган.  2018 елның 4 августыннан балалар булегенә шәфкать туташы булып эшкә урнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев