Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Җиңү көне белән тәбрикли

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, райондашлар!

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән иң ихлас котлыйм.

Илебез тарихында Җиңү көненең әһәмияте бик зур. Бу бәйрәм – тынычлык, өмет, якты киләчәккә ышаныч символы. Бүген без каһарман сугышчыларыбызга, завод-фабрикаларда, колхоз кырларында, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Сугыштан соң районны торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтегез алдында да баш иябез.

Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Татарстан гына да 700 меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты, аларның 8300дән артыгы – мөслимлеләр. Сугыш кырларында 5200 дән артык райондашыбыз ятып калды, хәбәрсез югалды.

Бүген без зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары – Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, I-II-III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Бадыйк Салиховны зур горурлык белән искә алабыз. Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Бүген җирлегебездә 13 Бөек Ватан сугышы, 385 тыл ветераны яши. Ветераннарыбыз әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашалар.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, мөслимлеләр! Барыгызны да Бөек Җинү көне белән ихлас котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш телим. Күкләребез һәрчак аяз булсын!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев