Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Белем көне белән тәбрикли

Яңа уку елы башлана. Педагоглар өчен бу – әһәмиятле һәм җаваплы эшнең чираттагы этабы, ә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен – белем һәм һөнәр алуның юл башы. 

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф ветераннары һәм ата-аналар! Кадерле балалар! 
Яңа уку елы башлана. Педагоглар өчен бу – әһәмиятле һәм җаваплы эшнең чираттагы этабы, ә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен – белем һәм һөнәр алуның юл башы. 
Сезне чын күңелдән Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 1 сентябрь – Белем көне белән котлыйм. 
Хөрмәтле укучылар! Авыл мәктәбендә укыйсызмы яисә район үзәгендәме, сез сәләтегезгә тәңгәл сыйфатлы белем алсын өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Безнең өчен сезнең яхшы белемгә ия булуыгыз гына түгел, ә кыю идеяләр бирә алуыгыз, югары максатлар куеп, аларга ирешә белүегез, җирлегебез өчен лаеклы гражданнар булуыгыз мөһим. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен сездә көч, ихтыяр, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар җитәр дип ышанам. Мәктәп юлы сезнең өчен мавыктыргыч һәм җиңел булсын, җиңү һәм казанышлар шатлыгы алып килсен. 
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр! Сез – белем һәм тәрбия бирү процессын оештыручылар, белем сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрүчеләр, балаларыбызның һәрьяклап үсешен, сәламәтлеген кайгыртучылар! Сезгә һөнәри уңышлар һәм күңел күтәренкелеге телим. Яңа уку елы җиңүләр, якты тәэсирләр һәм бары тик күңелле мизгелләр генә алып килсен! 
Рамил Муллин, 
район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев