Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәтиҗә ясамаган

Элек тә административ җәзага тартылган зат тагын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. 

46 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Район прокуратурасы бу җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул  административ җәзага инде тартылган булган, моннан тиешле нәтиҗә ясамагач, тагын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.
2020нче елның 31 августында 9 сәгать 40 минутта Атлас авылы кешесен Тойгелде авылының Тукай урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Әлеге зат исерек була. Ул моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. 
Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.    

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев