Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәүрүз мөбарәк булсын!(+ФОТОЛАР)

Рухи-әхлакый үсеш елы уңаеннан авыл җирлекләре җиң сызганып массакүләм чаралар үткәрә башлады. Әлеге чараларда авыл халкының бик теләп катнашуы сөендерә. Вәрәшбаш авылында узган бәйрәм дә рухи-әхлакый тәрбия бирү, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, кул эшләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырылган иде. 

– Тәрбия гаиләдән башлана. Киләчәгебезнең көзгесе булган балаларыбызга карата үзебез дә ягымлы булыйк, аларда тирә-юньгә матур караш тәрбиялик. Ваемсызлык, тәкәбберлек кебек сыйфатлар яшәешебезгә үтеп кермәсен иде. Авыл җирлегендә халык аралашып, бер-берсенә ярдәм кулы сузып яши. Берәүнең шатлыгына ихластан сөенеп, икенчесенең борчуын үз йөрәге аша кабул итәргә өйрәнгәндә генә әхлак тәрбиясе нигезле, рухи дөньябыз бай булыр, – диде Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Мәннапова. 
“Авылымның рухи байлыгы” исеме астында оештырылган бәйрәм кичәсе кысаларында Нәүрүзне дә каршы алды вәрәшбашлылар. Белгәнегезчә, 21 мартта көн белән төн тигезләшә. Фарсы телендә ул “яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Әлеге бәйрәм язгы яңарыш, уңыш, дуслык, мәхәббәт символы булып санала. 
– Бик үзенчәлекле бәйрәм ул – Нәүрүз. Җырлап-биеп күңел ачу гына түгел, бу көнне кунакка йөрү гадәте дә бар. Бер-береңә булган ачу-үпкәне онытырга, гафу итәргә кушалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә ил-көннәребезгә тынычлык, иген уңышы алып килсен, – диде авылның имам-хатыйбы Сәхипҗан Бәдретдинов. 
Бәйрәмдә катнашкан һәр кеше карга боткасыннан авыз итте. Муллык, бәхет теләп, тары, дөге, карабодайдан казанда пешерелгән ботка, кайнар коймак, тәм-томнар белән тулы бәйрәм табыны артында һәр кеше кадерле кунак иде. Шулай булмыйча соң! Борынгылар бит: “Нәүрүзне елмаеп, мул сый белән каршы алсаң, ел уңышлы булыр”, – дигән. 
Тәзкирә Низамиева – халыкны иманга өндәүче дә, авыл тарихын бәян итүче китаплар авторы да. Шәмаилләр чигү белән шөгыльләнә ул. Тәзкирә абыстай “Шәмаилләр – йортның бәрәкәте” дигән мастер-класс та күрсәтте. 
Мәктәп укучыларының гарәп графикасы белән таныш булуы, алай гына да түгел, гарәп язуларын укый белүләренә шаккатып кайттык. Башкаланың “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы Гөлсинә Сәхбетдинова бәйрәм кунакларын Коръән уку серләре белән таныштырды. 
Вәрәшбаш мәктәбе директоры Ләйсән Яхина үткәргән мастер-класс аеруча кызыклы булды. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган әби-бабайлар да, район хакимияте вәкилләре дә, энә белән җеп алып, калфак текте. 10-15 минут эчендә әзерләнгән калфаклар күз явын алырлык булды. Нәүрүзгә багышлап җырлар җырлаган, шигырьләр сөйләгән егет-кызларның милли киемнәренә дә игътибар иттек. Аларны Фиразия Мөхәмәтшина теккән. Вәрәшбаш кызлары әлеге күлмәкләрдән “Без – бергә!” фестивалендә дә катнашкан. 
Татарларда март аен “Нәүрүз ае” дип йөртү юкка түгелдер. Бу айда төннең яктылык тарафыннан җиңелүе дә, тиздән яшеллекнең уянуы да яңа тормыш башлануга ишарәли. Хәерле язлар килсен! 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев