Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимем – гүзәл ягым!

Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш, үзләренең акыл сәләте һәм хезмәт сөючәлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы уңган кешеләре белән данлыклы.

Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш, үзләренең акыл сәләте һәм хезмәт сөючәлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы уңган кешеләре белән данлыклы.

Агыйдел һәм Ык, Мәллә елгалары буенда борынгыдан ук төрки халыклар тупланып яшәгәннәр- иген иккәннәр, терлекчелек белән  шөгыльләнгәннәр, көнкүреш өчен кирәкле әйберләр җитештерүче һөнәрчеләре дә булган.

Республикабызның көнчыгышындагы Мөслим районы әнә шул төбәктә урнашкан. Ашкынып аккан дәртле һәм гүзәл Ык, Мәллә елгалары, җырларда җырланган  матур әрәмәләре, җиләкле аланнары, шифалы чишмәләре, тал-тирәкле тугайлары, шаулы урманнары белән бер күрүдә һәркемне әсир итәрлек төбәк ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев