Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә “Татарстан кроссы - 2018” йөгерү ярышлары үтте

Кросста катнашучылар саны елдан-ел арта. Йөгерүдә үз көчләрен сынарга теләүчеләр иң элек, күнегүләр ясап, җылынып алды. “Җылынган” халыкны “кыздырырга” кросста катнашучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.

Кросста катнашучылар саны елдан-ел арта. Йөгерүдә үз көчләрен сынарга теләүчеләр иң элек, күнегүләр ясап, җылынып алды. “Җылынган” халыкны “кыздырырга” кросста катнашучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр. Иң өлкән катнашучы – Иске Вәрәштән Луиза Нуриевага – 68, иң яшь катнашучыга – Илхан Шәйхәйдаровка 2,5 яшь булып чыкты. “Иң актив җитәкче” исемен районүзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов алды.

Стартка беренче булып җитәкчеләр басты. Дистанцияне катлауландырып, җитәкчеләргә юлларында ГТО нормативларын да тапшырырга туры килде. Бөтен таләпләрне дә үтәп, ир-атлар арасында район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов финишка беренче булып килде. Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов – икенче, Хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе җитәкчесе Артур Шакиров өченче урынны алды. Хатын-кызлардан “Мизгел” яшьләр үзәге директоры Алисә Минһаҗева җиңү яулады. Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Кәрамова – икенче, үзәк китапханә мөдире Айсылу Мадъярова өченче урынга чыкты.

Җитәкчеләрне бүләкләгән арада 5-9 класс укучылары арасында да җиңүчеләр билгеле булды. Кызлар арасында призлы урыннарны гимназия укучылары бүлеште: Алисә Исламова, Зилә Мадышина һәм Алина Исламгалина. Егетләр арасында да беренче ике урынны гимназия укучылары Равил Шәйхразиев белән Илнур Бикташев бүлеште. Мөслим лицееннан Эдуард Петров өченче урынны алды.

Укытучылары Дамир Шәйхетдиновның, көч биреп, дистанцияне велосипедта узуы ярдәм иттеме, 10-11 класслар арасында да гимназия укучылары җитезрәк булып чыкты. Кызлар арасында призлы урыннарны Ләлә Шәйхетдинова, Миләүшә Абдуллина һәм Зөлфия Фәттахова бүлеште.

– Укытучы һәрвакыт укучылары янында булырга тиеш, – ди Дамир. – Җиңүгә килгәндә, балалар даими шөгыльләнә, спортны яраталар!

Егетләр арасында да җиңү гимназиядән Әмир Миннегалиевка елмайды. Аграр көллияттән Илшат Бадыйков – икенче, лицейдан Ранис Солтанов өченче урынга чыкты.

Өлкәннәр арасында Крәш. Шураннан физкультура укытучысы Нияз Вагыйзовка һәм Хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесеннән Гөлнур Шәйдуллинага тиңнәр булмады. Сәнгать мәктәбеннән Булат Солтанов, биюдә генә түгел, спортта да сынатмавын дәлилләп, икенче урынны алды. Иске Вәрәштән Рөстәм Нуриев өченче урында калды. Хатын-кызлар арасында Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева икенче булып килде. Сәнгать мәктәбеннән Эльмира Галиева өченче урынны алды. Эльмира республика буенча барган “ТIMERMAN” спорт уеннарында да көчен сынап караган.                    

– Анда 10 километрлы дистанциядә катнашу үземә ышаныч тудырды, – ди Эльмира. – Йөгерә алам икән бит!

Эльмираның көн саен иртән йөгерүе дә мактауга лаек. Спорт белән дус булып, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашларыбызга “Татарстан кроссы” әнә шулай җиңү бүләк итте һәм үзләренә ышаныч та өстәде.

Римма Афзалова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев