Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе уза

Республикабызда 2007 елдан бирле үткәрелүче “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе быел 11 тапкыр үткәрелә.

Республикабызда 2007 елдан бирле үткәрелүче “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе быел 11 тапкыр үткәрелә. Әлеге акция кысаларында районыбызда ел саен йөздән артык балага ярдәм күрсәтелә. Гадәткә кергәнчә, бу акцияләр вакытында балаларга портфельләр белән язу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы тантаналы рәвештә бүләк ителә. Быел районыбызда шундый ярдәмгә мохтаҗ 97 бала исәпләнә. Аларның 26 беренче сыйныфка баручылар. “Агромастер” җитештерү компаниясе директоры Илгиз Исламов елдагыча дистәләгән балага ярдәм итә. 20 август көнне ул әлеге балаларны үзенә кунакка чакырды һәм кирәкле булган әйберләрен тапшырды. Шулай ук, район элемтә узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев 5 балага, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов  һәм пенсия фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева икешәр балага ярдәм итәчәкләр. Акциядән бер генә  җитәкче дә читтә калмаячак, алар баланың гаиләсе белән киңәшеп кирәкле булган ярдәмне күрсәтәчәкләр.  Барлык ярдәмгә мохтаҗ бала да  акция барышында ярдәм алачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев