Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә – кар десанты

25-27 март көннәрендә районыбызга “Кар десанты” бөтенроссия патриотик акциясендә катнашучы Россия студентлар отряды вәкилләре килде.

Алар Метрәй, Вәрәшбаш һәм Мәлләтамак авыл җирлекләрендә булдылар. “Кар десанты” Россия студентлар отряды – ирекле яшьләр акциясе булып исәпләнә. Әлеге акциянең максаты: халыкны арасында мәгърифәт эшчәнлеген  алып бару, яшьләрне тәрбияләү һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру. Районыбызга килгән студентлар отрядлары вәкилләре дә авыл халкы белән очрашты, ялгыз өлкәннәргә ярдәм итте, балалар өчен мастер класслар үткәрде. Мондай акцияләр һәм очрашулар ике як өчен: авыл халкы һәм студентлар өчен бик нәтиҗәле булды. Әлеге акция алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә студентларыбыз башка авыл җирлекләрендә булып, чисталык икеайлыгында, Бөек җиңү көнендә узачак чараларда катнашырга да теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев