Моңлы Мөслим
Балалар сәнгать мәктәбе Мөслимдә 1966 елда ачыла. Ул вакытта сәнгать мәктәбе бер катлы бинада урнашкан була. Мәктәпнең беренче директоры – Анатолий Калашников. Ул биредә ике ел җитәкчелек итә, фортепиано классында укыта. Танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов – сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
Музыка мәктәбе ачылу турындагы яңалык мөслимлеләр күңеленә хуш килә. Мәктәпкә язылырга теләүчеләрне бина сыйдырып бетерә алмый. Акрынлап уку бүлмәләре икедән бишкә кадәр арта. Фортепиано белән баянда уйнарга өйрәтүдән тыш, балаларны балалайка, думбра, мандолина һәм гитарада уйнарга өйрәтәләр. Соңрак тынлы уен кораллары классы да ачыла.
Төрле елларда авылларда музыка мәктәбенең филиаллары ачыла. Мәсәлән, алар Михайловка, Мәлләтамак, Иске Карамалы, Түбән Табын, Тат. Бүләр авылларында уңышлы гына эшли.
1978 елда район үзәгенең Пушкин урамында ике катлы музыка мәктәбе бинасы салына (хәзер туган як музее, рәсемдә). 1985-1986 елларда сәнгать мәктәбендә художество-графика бүлеге ачыла. 1986 елда мәктәптә “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле оеша. 1990 елда – хореография, 2003 елда театр бүлеге эшли башлый.
2009 елда сәнгать мәктәбе яңа микрорайондагы зур яңа бинага күчә. Узган ел Мөслимдә балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуга 50 ел тулды. Юбилеена мәктәп үз тарихын чагылдырган китап та чыгарды.
Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев