Минзәләдән Данила Новиков "Син супер!"да чыгыш ясады
Якшәмбе көнне НТВ каналында «Син супер!" тапшыруында Минзәләдән Данила Новиков чыгыш ясады.
Данила Новиков интервьюда әтинең янәшәдә булырга тиешлеген ассызыклады. Ул аны тәрбияләгән әбисенә автомобиль бүләк итәргә тели.
Данила вокал белән беренче сыйныфтан мәктәп түгәрәгендә шөгыльләнә, ә ике ел элек вокал һәм баян классы буенча музыка мәктәбенә укырга керә. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана.
Данила инде ике тапкыр Игорь Крутой җитәкчелегендә "Игелекле дулкын" фестивалендә чыгыш ясады һәм ике тапкыр да төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Әмма җиңү аның максаты түгел. Малай башкаларның ничек чыгыш ясауларын, яңалыкларны белергә һәм яңа дуслар табарга теләвен белдерә.
Проект эшләгән еллар эчендә " Син супер!" шоу яшь йолдызларга үзләренең вокал сәләтләрен ачарга һәм профессиональ музыка карьерасында беренче адымнар ясарга ярдәм итте. Катнашучыларның кайберләре үз хыялларын тормышка ашырды һәм көтеп алынган әти-әнисен тапты. Проектның беренче ике сезонында Россия һәм БДБ, Балтия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония һәм Көньяк Осетия, шулай ук Германия һәм Сирия балалары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев