Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлыкны саклый белик

“Кояшлы Ык” ял зонасында барган төзекләндерү эшләре быел да киң колач белән дәвам итә.– Кайберәүләр: “Нинди бетмәс төзелеш инде ул?” – дип зарлана.

Ә мин җәйне көтеп алам, чөнки ел да яңа үзгәрешләр белән очрашабыз. Гомер бакый чүпкә батып яткан әрәмәләргә кадәр юл ачылды. Су буен бу кадәр матурдыр дип тә белмәдек бит, – ди Рүзилә Зарипова.Ык буе кырмыска оясын хәтерләтә. Техника әрле-бирле ком-балчык ташый, заманча машиналар юл ясый, тигезли, асфальт җәя. Оешма-предприятие хезмәткәрләре чистарту эшләрен башкара.– Киләчәк паркына илтә торган юллар төзелеше төгәлләнү алдында. 4 мең метрдан артык озынлыктагы юлларга брусчатка һәм асфальт түшәлде. Ике амфитеатрга да утыргычлар ясала. Без аның берсен балаларныкы дип йөртәбез. Ипподром юлларына махсус ком җәелә. Дүрт парковка эшләнә. Юлларны районның “Мост” җәмгыяте эшләсә, брусчатка җәю эшен Казанның “Лэнд-Сервис” җәмгыяте башкара, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.Алдагы көннәрдә Мөслимнең төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәткәрләре көче белән “Киләчәк” паркында агач утыртылачак, газон сибеләчәк. Ык буеның бу очы да танымаслык булып үзгәрә. Туклану һәм сәүдә нокталары да булачак биредә.– Мондый гүзәл ял урынын беренче тапкыр күрәм. Шушы кадәр матурлыкны саклап, тәрбияләп торырга да кирәк бит әле! Кайчан карама, яшел футболка-бейсболка кигән яшьләр чисталык, тәртип саклый. Шәһәрдән кунакка кайткан егет-кызлар аз түгел. Алар шәһәрчә ял итәргә ярата инде. Кулларында – сыра шешәсе, чипсы, каткан ипи-сохари. Ашаган-эчкәннән соң калган чүпләрен кая туры килде, шунда ташлап китәләр, – ди Әлмәттән кайткан Мәдинә апа.“Без ташлаган чүпне җыярга БИО хезмәткәрләре бар, эшләре шул”, дип, ял зонасын пычратудан тайчанмаучы өлкәннәр дә очрый икән.– Парковкалар булуга карамастан, шоферлар утыргычлар янына ук машина белән кереп туктый. Үлән дә таптала, бөтен күңел ачкан әйберләре шунда ук аунап кала. Парковкалар янында чүп савытлары да тора, югыйсә. Барыбыз да ваемсыз кылана башласак, су буе кабат чүплеккә әйләнәчәк бит! – ди Рунар Сәхбетдинов.“Су буйларына, әрәмәлеккә бәйрәмдә генә кереп булачак, юлны ябып бетерделәр” дигән зарларны да ишетергә туры килә. Зур-зур техника белән эшләгәндә юлчылар шлагбаум куярга мәҗбүр булды. Чөнки халык асфальт түшәлгән җиргә дә керергә гадәтләнгән. Ремонт эшләре төгәлләнгәч, юллар ачылачак, диләр. Теләгән һәркемгә табигать кочагында ял итәргә мөмкин булачак. Кил дә хозурлан, рәхәтләнеп ял ит! Иң мөһиме – ватма, җимермә, булганны сакла!

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев