Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык һәм уңайлык тудыручылар

Районның төзелеш тармагы турында сөйләгәндә ныклы матди-техник базасы, тәҗрибәле эшчеләре булган “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенең эшчәнлеге күз алдына килә.

Районның төзелеш тармагы турында сөйләгәндә ныклы матди-техник базасы, тәҗрибәле эшчеләре булган “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенең эшчәнлеге күз алдына килә. 

Фәрәхетдин Гыйлметдинов оешмага 1984 елда килә. Ике ел кирпеч заводында хезмәт куйганнан соң, директорның тәэмин итү буенча урынбасары итеп билгеләнә. Бүгенге көнгә кадәр шул җаваплы вазыйфада хезмәт куя. Фәрәхетдин Сәхәбетдин улы шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилеена зур бүләк – “Татарстан Республикасының мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе тапшырылды. “Хезмәттәшләремнең миңа булган ышанычы һәм хөрмәте әллә нинди бүләкләрдән дә өстенрәк”, – ди Фәрәхетдин Гыйлметдинов.

 

Нияз Имаев ун ел элек Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлагач, хезмәт юлын Казанда мастер-прораб буларак башлый. 2013 елда “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы”на прораб булып урнаша. “Яш булуына карамастан, оештыру сәләтенә ия. Белемле, төгәл, шул ук вакытта һәркем белән уртак тел таба. Аның тырышлыгы, тынгысызлыгы белән һәр объектны вакытында файдалануга тапшырабыз”, – ди оешма җитәкчесе Илдар Авзалов. Районның төзелеш тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен районда узган яшьләр көнендә Нияз Имаевка муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Сергей Тимашев – “Мөслим хуҗалыкара төзелеш” оешмасында ике дистә елдан артык кранчы булып эшли. Зур төгәллек һәм осталык таләп итүче бу һөнәрне Сергей Тимашев юкка гына сайламаган. “Сергей Михайлович – үз һөнәрен чын күңелдән яратучы, төгәл һәм сабыр кеше. Башлаган эшен төгәлләмичә эш урыныннан китми. Аның эш вакыты сәгатьләр белән исәпләнми. Кирәк булганда эш сәгатеннән соң да кала, ял көннәрендә дә килеп эшли. Машинасын да һәрвакыт төзек тота”, – ди оешма җитәкчелеге.

 

Оешма төзегән биналар чисталыгы, кирпечләренең тигез итеп, бизәкләп салынуы белән үзенә җәлеп итә икән, монда гомере буе ташчы булып эшләгән Мөхәммәтнәби Вәлиевнең дә өлеше зур. Күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тәҗрибәле төзүче әле һаман да җитез, шат күңелле. “Бик ярдәмчел, ачык күңелле кеше ул. Оешма белән җитәкчелек итә башлаган чорларда еш кына киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә идем. Мөхәммәтнәби абый бик авыр тоелган ситуацияләрдән дә чыгарга ярдәм итте. Әле бүген дә яшьләрнең остазы ул”, – ди оешма җитәкчесе Илдар Авзалов. “Белгәнеңне, тәҗрибәңне башкалар белән уртаклашырга кирәк, кайчагында синең бер сүзең, теләктәшләгең белән дә олы проблемалар хәл ителергә мөмкин”, – ди М. Вәлиев.

 

Матурлык тудыручы штукатур-буяучылар Лилия Миңнеханова, Фәния Исмәгыйлева, Индира Гарифуллина, Ландыш Сәлахова, Әлфинә Мөхәмәтханова – оешманың терәге. Алар барысы да биредә дистә елдан артык хезмәт куя. Бердәм һәм дус бригада таулар да күчерергә дә сәләтле. Бүген кызлар Яңа Усы мәктәбендә эчке бизәү эшләре белән мәшгуль иде. “Хезмәтебезне бик яратабыз. Безнең кул тигән биналар яңа күлмәк кигән кебек матурланып калалар. Торак йортлар һәм фатирларда да күңел җылыбызны биреп эшлибез”, – ди алар. Төзүчеләр объектларны вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыра икән, монда штукатур-буяучыларның да тырышлыгы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!