Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Хөснуллин: Татарстан илкүләм проектларны үтәү буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Татарстан милли проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча Россия лидер төбәкләре арасында кала бирә. Бу турыда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

«Барлык милли проектлар буенча Татарстан тотрыклы рәвештә Россия лидерлары өчлегенә керә. Илдә булган барлык программаларда Татарстан һәрвакыт катнаша һәм бөтен җирдә дә лидер булып тора. ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары да төбәк үсешенә үз өлешен кертте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чаралар республика тарафыннан мөстәкыйль рәвештә, федераль акчаларны җәлеп итмичә гамәлгә ашырыла», — диде Хөснуллин.
Вице-премьер капиталь ремонттан соң ачылган Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты белән танышудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Мин бу дөнья дәрәҗәсендәге объект дип әйтә алам. Бу чын сарай»,-дип ассызыклады вице-премьер.
Бүген Казан Ратушасында РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышы уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә 2019 елдан башлап Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев