Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Каравон"да Михайловканың "Рябинушка" ансамбле катнашты

Лаеш районының Никольское авылында 26нчы тапкыр "Каравон" Бөтенроссия рус фольклор фестивале узды.

26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында 26нчы тапкыр “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор фестивале узды. Быел әлеге фестиваль истәлекле даталарга туры килде. Танылган “Каравон” рус фольклор ансамбле – 30 еллык, ә “Каравон” фестивале 26 еллык истәлекле даталарын билгеләп үттеләр. Фестивальдә Россиянең 11 төбәгеннән, ТР 40 муниципаль берәмлегеннән килгән 150 дән артык коллектив катнашты. Алар арасында безнең районнан Фиалка Хафизова җитәкчелегендәге “Рябинушка” рус фольклор ансамбле дә төп сәхнәдә чыгыш ясады. Шулай ук, бәйрәмнең кунаклары буларак Мөслим делегациясе составында “Рус милли-мәдәни берләшмәсенең” Мөслим районы иҗтимагый бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова да катнашты. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары: Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм “Русска песня”  Мәскәү дәүләт фольклор театры  коллективы катнашучыларга үзләренең дәртле җырларын-моңнарын бүләк иттеләр. Әлеге бәйрәмдә катнашырга мөмкинлек тудырганнары, ярдәмнәре өчен “Каравон” фестивале катнашучы Мөслим делегациясе район җитәкчелегенә тирән рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каравон Рябинушка