Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобуслар тикшерү үтә

Пассажирлар йөртүче транспорт чараларының төзеклеген тикшерү дәвам итә. Аның чираттагысы “Автобус” операциясе исеме астында узды. 

Пассажирлар йөртүче транспорт чараларының төзеклеген тикшерү дәвам итә. Аның чираттагысы “Автобус” операциясе исеме астында узды. 
– Мондый оператив-профилактик операцияләр автобус шоферларына карата контроль-күзәтчелек чараларын көчәйтү максатыннан уза. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе пассажирлар (шул исәптән балаларны) йөртүче автобусларны тикшерде. Барлыгы 34 автобус тикшерелеп, пассажир йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланды, – ди ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов. 
Кагыйдә бозуларга аерым тукталсак, тикшерү вакытында транспортта иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләр саны шактый булган. Автобусларның тахографлары эшләмәү, утлары янмау сәбәпле, 8 беркетмә төзелгән. Югыйсә нәкъ менә автобус белән идарә итүчеләр куркынычсызлык таләпләрен башкаларга караганда да ныграк сакларга тиеш. Чөнки автобуслар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрендә корбаннар саны да, тән җәрәхәләре алучылар да күп була. 
– Инспекторларыбыз җәмәгать транспортын аеруча игътибар үзәгендә тота. Быел республикада автобус шоферлары гаебе белән 50дән артык юл-транспорт һәлакәте булды. Җирлегебездә автобуслар белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәде. Руль артындагылар сак һәм игътибарлы булырга, транспортларын һәрвакыт төзек тотарга бурычлы, – ди Мөслим районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 
РФ Президентының "Пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чараларына тикшерү үткәрү турында"гы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән оештырылучы “Автобус” операциясе вакытында шактый кимчелекләр ачыклануы борчуга сала. Тикшерү вакытында гына түгел, ел дәвамында төзек булсын иде пассажир транспорты. 
Операция барышында район территориясендә йөрүче автобуслар гына түгел, шәһәрләргә йөрүче маршрут автобусларының да техник торышы тикшерелде. 10 елдан артык файдалануда булган автобусларга контроль аеруча көчле, дип хәбәр итә ДАИ инспекторлары. Районда укучыларны авыллардан мәктәпкә, көллияткә илтүче 13 автобус исәпләнә. “Автобус” операциясе вакытында мәктәп автобусларының да файдалану һәм саклау шартларына бәя бирелде. 
– Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да бер-берсенә карата ихтирамлы булуларын сорыйбыз. Пассажир транспорты белән идарә итүчеләр үзләренең кулларында кеше гомерләре булуын исләреннән чыгармасыннар иде, – ди ЮХИДИнең өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов. 
Фотосы https://www.google.com/search?q=автобус&client=firefox-b&source=lnms&tbm=i алынды
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев