Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күмәк көч таулар күчерә

Быел үзара салым акчасы райондагы дүрт авыл җирлегендә 100 процент җыелды. Алар арасында Яңа Усы җирлеге дә бар.

Яңа Усы авылы – төзек, матур җирлекләрнең берсе. Татар, рус, керәшен халкы биредә үзара тату гомер кичерә. Үзара салым җыю программасы гамәлгә кергәннән бирле авыл халкы бу мәсьәләдә зур активлык күрсәтә.

– Үзара салым акчасын һәр елны оешканлык белән җыябыз. Җирлек халкы, бу средстволарның үзләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен тотылачагын белеп, бу эштә теләктәшлек күрсәтә. Вакытында җыелып беткәч, хөкүмәт биргән субсидия өлеше дә әйбәт булды. Үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылды: авыл эчендәге юллар күтәртелеп, гравий түшәлде, капиталь ремонт ясалган мәдәният йортына да ярдәм күрсәтә алдык – койма куйдырдык, тәрәзәләргә жалюзилар алдык, сәхнә костюмнары тектердек. Машина кую өчен тукталыш та эшләнде, – ди авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.

Бикмәч һәм Яңа Усы авылларын берләштергән бу җирлектә 400гә якын кеше яши. Тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәбе, мәдәният йорты, ФАПы, чиркәве, китапханәсе, мини - пекарнясы булган җирлектә эшмәкәрләр саны да байтак.

– Үзең ялкау булмасаң, эшләргә дә, яшәргә дә була. Без бик канәгать, үзара салым акчасын түләп барабыз. Авыл җирлеге башлыгының янып-көеп, һәр эштә башлап йөргәнен күреп торабыз. Безне ут мәсьәләсе генә борчый. Урамнарга утлар куйдылар, ләкин алар бик әз вакыт кына – дүрт кенә сәгать яна. Башка авылларда төннәрен дә якты диләр бит, бездә дә шулай булсын иде. Машина узган саен, давыл булып, тузан күтәрелүе дә борчый. Авыл урамына асфальт та җәелсә, безне борчыган мәсьәләләр калмый кебек, – ди Михаил Кондратьев.

Кунакчыл халкы белән дан тоткан Яңа Усы җирлегендә кул осталары, үз эшен ачкан фермерлар саны да аз түгел. Авылның киләчәге яшь буыннан тора, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Җирлектә халык саны алдагы ел белән чагыштырганда бераз кимегән булса да, балалар һәм яшьләр аз түгел. Быел Яңа Усы мәктәбендә 25 укучы белем ала.

– Авыл халкы, нигездә, авыл хуҗалыгы , кече эшмәкәрлек белән көн күрә. 42 авылдашыбызның кече эшмәкәрлек хисабына эш урыннары белән тәэмин ителүе дә сөенечле. Матур яшибез, тату яшибез. Авылыбыз төзекләнә, средстволарның максатчан куллануын күреп-белеп торабыз. Шуңа күрә үзара салым акчасы җыюга мин уңай фикердә. Уртак көч белән үткәрелгән өмәләрдә, чисталык акцияләрендә катнашу да халыкны туплый, – ди Альберт Тимашев.

Җирлек халкының үзара дус, тату яшәве, бердәмлеге, чыннан да, сокланырлык. Күмәк көч таулар күчерә дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев