Хуҗабикәләр колагына
Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.
Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка тәмләткечләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.
Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта көчле, аннары сүрән утта пешерегез.
Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта, балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук суган да булыша.
Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.
Ваннаны агарту өчен 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сөртегез. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып сөртегез. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев