Хәдисләр
* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкат, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.
* Дустыңны уртача сөй, бәлки, беркөнне ул сиңа дошман булыр; дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки, беркөнне ул сиңа дус булыр.
* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!
* Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!
* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә!
* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.
* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.
* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев