Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызлар водолаз булып эшли алмый

Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге расланды

Хатын-кызлар тау эшчесе, шартлатучы, бораулаучы, авиация механигы, урман кисүче, водолаз (һ.б.) булып эшли алмый.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызлар хезмәтен куллану чикләнгән һөнәрләр исемлеген раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Документ 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә», - диелә хәбәрдә.

Исемлектә 21 төркемдә 100 позиция урын алган. Аларга химия производствосы, металл эшкәртү, нефть һәм газ чыгару, кара һәм төсле металлургия, судно төзү һ.б. тармакларга караган профессияләр керә. Документта билгеләп үтелгәнчә, хатын-кызлар тау эшчесе, шартлатучы, бораулаучы, авиация механигы, урман кисүче, водолаз (һ.б.) булып эшли алмый.

Моннан алдагы исемлек 2000 елда расланган иде. Ул хатын-кызлар өчен тыелган 456 һөнәрне үз эченә ала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191669/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев