Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Характер көрәштә ныгый

Илшат Фазлыев исеме күпләргә таныш. Татарча көрәш белән кечкенәдән хыялланган Илшат бүген үзе үсмерләрне милли көрәш серләренә өйрәтә.

– Илшат өчен бәләкәйдән үк Сабантуйдан да мөһимрәк һәм күңеллерәк бәйрәм булмагандыр. Ул Сабантуйны түземсезлек белән көтеп алды. Бәйрәмдә көрәш узачак урында кайнады, – ди әнисе Лилия апа.
12 яшендә Илшат беренче тапкыр яшүсмерләр арасында батыр кала. 9 класстан соң егет Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Беренче курста укыганда татарча көрәш буенча Мөслим командасы составында Татарстан беренчелегенә үткән бәйгедә Илшат үз авырлыгында икенче урынны ала. Икенче курста укыганда, республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы ала. Анда да сынатмый егет: йөзләгән спортчы арасында икенче урынны яулый. Соңыннан югары уку йортында белем ала. Армия хезмәтен Самара өлкәсендә үтә. Аның ротасы спорт ярышларында беренчелекне бирми.
– Татарча көрәшне бик күп ир-егетләр үз итә. Авылларда үткәрелгән көрәш бәйгеләре, сабантуйлар иң көчле егетләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, зур спортка беренче баскыч ролен үти дисәм дә, ялгыш булмас. Илнар, Айнур  һәм Илдар Сәетгалиевлар, Ленар һәм Ирек Садретдиновлар, Айдар Хафизов, Альберт Шәймөхәммәтов – сабантуйларны тоткан көрәшчеләр, – ди спорт мастерлыгына кандидат Илшат Фазлыев.
Бик күп бәйгеләрдә үз үлчәү категориясендә бил бирми егет. Уфа, Учалы, Стәрлетамак, Ульяновск, Димитровград, Казан, Чистай һәм башка бик күп шәһәрләрдә узган турнирлардан җиңүсез кайтмый ул. Илшат 2013 елдан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен җитәкли. Бүгенге көндә аның кул астында 15 бала татарча көрәш серләренә төшенә. Араларында бик өметле егетләр дә бар.
– Тормыш иптәшем татарча көрәшкә мөкиббән. Элегрәк Илшат белән ярышларга мин дә ияреп бара идем. Мәйданда көрәшкәндә һәрвакыт җиңүче генә булып калу мөмкин түгелдер инде ул. Ләкин минем өчен Илшат – иң көчлесе. Аның белән чиксез горурланам, алга таба да уңышлар телим. Улыбыз Алихан да әтисе юлын сайлар дип уйлыйм, – ди тормыш иптәше Алия.
Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер. Мөслимдәге универсаль спорт залында күңеленә хуш килерлек шөгыльне һәркем таба ала. Михайловка авылында да татарча көрәш түгәрәге эшли бүген. Марат Габидуллин кул астында 17 яшүсмер шөгыльләнә.
– Илшат беренче тапкыр келәмгә 12 яшендә чыкты. Ныклы ихтыяр көченә ия яшүсмер өметле булуы белән аерылып тора иде. Илшатның 2003 елда Татарстан беренчелегендә җиңү яулавы Мөслим өчен дә зур җиңү булды. Ник дигәндә, мөслимлеләр соңгы мәртәбә 1993 елда җиңү яулаганнар иде. Төгәл 10 елдан соң Мөслим кабаттан җиңүчеләр исемлегенә керде. Ирешкән уңышлары – аның үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шундый укучым булу белән горурланам, – ди тренеры Дамир Шәйхетдинов.
Ярыш булгач, җиңелүләр дә була. Ләкин җиңелүләрнең дә уңай ягы бар: андый вакытларда характер ныгый, спортчы, тагын да үҗәтләнеп, үз өстендә эшли башлый. “Билеңә сөлге урап, көндәшеңне аркасына салудан да рәхәт мизгелләр юк көрәшче өчен”, – ди Илшат Фазлыев. Андый мизгелләрне алга таба да кичерергә язсын,  Илшат!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев