Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел җылысын тоеп

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район картлар һәм инвалидлар йортында “Күңел җылысын тоеп” исемле чара үтте.

Ул  учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар көче белән оештырылды.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Гөлнар Шакирьянова интернатта яшәүчеләргә матур теләкләрен җиткерде. Аннан соң концерт номерлары күрсәтелде. Катнашучыларның чыгышлары шулкадәр якты һәм эмоциональ иде. Учреждение хезмәткәрләре, ирекле волонтер Эльза Хисамиева, «Шәфкать» вокаль ансамбле җырлары, милли биюләр, интернатта яшәүчеләр  башкаруында татар һәм рус телләрендәге җырлар, “Шалтыравык” ансамбле чыгышы һәркемнең кәефен  күтәрде. Интернат-йорт коллективы һәм анда яшәүчеләр концерт костюмнары белән тәэмин иткәннәре өчен үзләренең волонтерлары – район мәдәният йортына рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев