Казан үзәгендә мотоцикл җиңел машинага бәрелгән
Авария кичә көндезге икенчеләрдә Ершов урамында, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексы тирәсендә булган.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, Harley-Davidson мотоциклының 42 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм юл читендә туктап торган «ВИС» автомобиленә килеп бәрелгән.
«Нәтиҗәдә, мотоциклның йөртүчесе һәм 42 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны хастаханәгә алып киткән», - дип искәрттеләр шәһәрнең ЮХИДИ идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев