Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайчан аңлар?

Бер якташыбыз автомобиль руле артына кабат исерек килеш утырган өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы 38 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд Ш.ны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Элек тә административ җәзага тартылган булган Ш. яңадан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.  
Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, 2020нче елның 18 апрелендә исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган Ш. исерек килеш кабат руль артына утыра. Мөслим авылының Тукай урамында аны полиция хезмәткәрләре туктата һәм спиртлы эчемлек кулланган булуын ачыклый. Ш. үзенең гаебен таныды. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән тыю рәвешендә җәза билгеләде.

 

Район прокуратурасы.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев