Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлык буенча социаль пенсия турында

Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә хокукы булмаган гражданнарга, ягъни кирәкле иминият стажы эшләмәгәннәргә һәм тиешле баллар җыя алмаганнарга картлык буенча социаль пенсия билгеләнә. 

Закон нигезендә 70 һәм 65 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары (ир-атлар һәм хатын-кызлар), шулай ук Россиядә 15 ел даими яшәгән һәм әлеге яшькә җиткән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар картлык буенча социаль пенсиягә хокуклы. Пенсиягә чыгу яше бер ел адым белән этаплап үтәчәк. Күчеш чоры ахырына – 2028 елга – ир-атларга картлык буенча социаль пенсия – 70 яшь тулгач, хатын-кызларга 65 яшь тулгач билгеләнәчәк. 
Картлык буенча социаль пенсия якындагы ике елда тиеш булган затлар өчен яшь чиге ярты елга кими. Ягъни 65 һәм 60 яшьләре (ир-атлар һәм хатын-кызлар) быел тулачак затлар картлык буенча социаль пенсияне ярты елга соңрак алачак. Бу яшькә 2020 елда җитүчеләр әлеге төр пенсиягә ел ярымнан соң хокуклы була. 
Үзгәрешләр бары тик картлык буенча социаль пенсиягә генә кагыла. Инвалидлык, туйдыручыны югалту буенча, ата-анасы билгесез булган балаларга социаль пенсия билгеләү шартлары элеккечә калды. 
Мөслим районында 
клиентларны кабул 
итү хезмәте.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев