Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карантин кертелде

Хәбәр итүебезчә, Дусай авылында күпләп каз асраучы фермер хуҗалыгында кош гриппы табылган иде.

Республика Президенты күрсәтмәсе нигезендә карантин игълан ителде. Авыру чыганагы табылган чикләрдән 5 һәм 10 километрга кадәр радиуста кош-кортлар 21 көн дәвамында күзәтү астында булачак. Коммерция максатларында каз-үрдәк асраучыларга кичекмәстән сугымны башларга киңәш ителә. Районда кошчы-фермерлар реализация өчен 500дән алып 3600 башка кадәр каз асрый. Кайберләре сугым эшен башлаган да инде. Белгечләр кош-кортларны ябык режимда асрау кирәклеген искәртә. Кош-кортларның авыруына шик туганда кичекмәстән ветеринария табибларына хәбәр итәргә дигән таләп куя.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы мөслим-информ птичий грипп карантин