Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишегаллары матурлана

Бүген район үзәгендә 60 күпфатирлы йорт һәм җиде ишегалды исәпләнә. Ишегалларын төзү-яңарту эшләре 2014 елда башланды. Аларда балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, машина кую урыннары ясалган.

Соңгы елларда Мөслимдәге күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Быелдан башлап, “Безнең ишегалды” проекты кысаларында да халыктан кергән тәкъдимнәр буенча яңа корылмалар барлыкка киләчәк. Узган атнада тантаналы шартларда ачылган ишегалды да биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен истә тотып үзгәртелде. 

Кооператив урамының коры сөт заводы очындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында һәрвакыт су җыелып торган чокыр-чакырлы юлларны, территориядәге чүп үләннәрен әле күпләр хәтерлидер. Бүген хәл тамырдан үзгәрде. Биредә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, җәяүлеләр һәм шоферлар өчен дә уңайлыклар тудырылган.– Эш башлаганда хуплаучылар да, моң-зар белдерүчеләр дә, фикер-тәкъдимен җиткерүчеләр дә булды. Нәтиҗәдә федераль һәм республика программалары һәм җирле бюджеттан бүленгән финанслар нигезендә, сезнең теләкләрне дә искә алып, шушындый ишегалдын ясадык. Киләчәктә бу мәйданчыкта өлкәннәребез аралашып, серләшеп утырсыннар, балалар тавышы тынып тормасын. Тудырылган уңайлыклардан файдаланып, чисталыкны һәм төзеклекне саклап яшәгез, – диде район башлыгы Рамил Муллин. Ул Мөслимнең чисталыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле, тырыш хезмәтләрен югары бәяләп, ишегалдын төзекләндерүдә, яшелләндерүдә һәм эстетик яктан матурлауда актив катнашкан Фирая һәм Наил Дәминовларга Рәхмәт хаты тапшырды.Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Мөслимгә килгән саен яңалык каршы алуын билгеләп үтте:– Район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә күп эшләр башкарыла. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, ике ел дәвамында күпме ишегаллары төзекләндерелгән, матурланган, мәйданчыклар эшләнгән. Шигем юк: киләсе елда узачак Бөтенрәсәй татар авыллары Сабантуена килүче кунакларны да сез эстетик зәвык белән ясалган берсеннән-берсе матур объектлар белән, бердәм һәм тату булып яшәвегез белән әсир итәчәксез. Бу тирәдәге йортларда яшәүчеләр дә куанычлары белән уртаклашырга, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.– Ишегалдыбызның ямьсез, тәртипсез чаклары куркыныч бер төштә генә кебек хәзер. Көн саен шушы матурлыкка сокланып, шатланып утырабыз. Республика һәм район җитәкчелегенә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулкадәр рәхәт: өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә ял итәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Агачлар да утырттылар. Барыбызга да олы куаныч булды бу ишегалды. Без, өлкәннәр, балаларны чүп ташламаска, пычратмаска өйрәтсәк, киләчәктә дә шулай чиста булыр. Ишегалдын җыештыручы Фәридәгә бик рәхмәтле без. Һәрвакыт тәртиптә, чиста итеп тота, – ди Фәния апа Хәйдәрова. – Ике балабыз үсеп килә. Йортыбыз каршында гына мондый мәйданчык ясалуны шатланып кабул иттек. Балаларыбыз бакчадан кайткач та, ял көннәрендә дә рәхәтләнеп уйныйлар, бер-берсе белән аралашалар, яңа дуслар табалар, – ди ике бала әнисе Анастасия Муллакаева.– Безне рәхәткә чыгарулары өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип башлады сүзен ишегалды өчен җаваплы Лүзия Әбиева. – Уен һәм спорт мәйданчыклары, ял итү өчен уңайлы урындыклар – һәммәсе дә бар. Алар зәвык белән, уңайлы итеп эшләнгән. Без бик шат.Әйе, бүген мөслимлеләр чисталыкта һәм уңайлыкта яшәргә өйрәнде. Боларны саклау, төзек тоту һәркемнең вазыйфасы һәм бурычы булуын да аңлау кирәк.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Азат Әхмәтҗанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев