Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипигә бәя артырга мөмкин

Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. “Руспродсоюз” берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя  артуын әйткәннәр.

 

Быел көз, октябрь аенда, Россиядә ипигә бәя 10 процентка артырга мөмкин. “Руспродсоюз” берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя  артуын әйткәннәр. Мәсәлән, 3 нче класслы 1 кг бодай хәзер 12 сум тора. Ә август башында ул 10 сум гына иде. Аналитиклар фаразы буенча, сентябрь уртасыннан башлап, онны сату бәясе 18-18,5 сумга җитәргә мөмкин. Август башында 1 кг он өчен 16 сум түлисе иде. Ипи пешерүчеләр һәм кондитерларның Россия гильдиясе продукцияне сату бәясе артырга мөмкин, ләкин күпкә түгел дип әйткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев